Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның Сәламәтлек саклау буенча комитет рәисенең урынбасары Я.С. Кабушка башлыгында Санкт-Петербург делегациясе белән очрашуы узды. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре уза. Делегация визитының төп максаты – бизнес, сәламәтлек саклау, туризм һәм культура өлкәсендә Төньяк башкала һәм республика арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышу. Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре чикләрендә делегация Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Очрашу барышында республика ССМда яклар ТР һәм Санкт-Петербургның сәламәтлек саклау системасы турында, шулай ук приоритетлар һәм бурычлар турында сөйләделәр. Татарстанга визит нәтиҗәләрен ясап, кунаклар үз чиратларында республикада җылы кабул итү өчен министрга рәхмәт белдерделәр.