РКХнә Кытай сәламәтлек саклау вәкилләре килеп киттеләр. Кунаклар ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф. Яркаева озатуында килделәр. Делегация составында: Хотан КХР СУАР округы Вәкиле Азиз Муша, Вәкил урынбасары Гулишинхан Матинияз, округның Сәламәтлек саклау һәм гаиләне планлаштыру эшләре буенча комитетның Рәисе Хотан Рабия Абдурахман, уйгур медицинасының округ хастаханәсенең баш табибы Хотан Алимжан Абдужалин, Моюй (Каракаш) өязенең уйгур медицинасының баш табибы Азиз Абдулимит һәм КХР СУФР чит ил һәм миграция эшләре канцеляриясенең референты Цзяньлун Лю.