Бүген төнге 2 сәгатьтә Лаеш районының Столбище с. керү урынында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль юлдан төшү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. 2 кеше авыр хәлдә, калганнары уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына АМЯнең 4 бригадасы чыкты.