Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 7558 чакыру үтәде

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

18 июльдән башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7558 тапкыр чыктылар.

Чакыруларның күбесе – 5618 – төрле авырулар белән бәйләнгән. Чакыруларның яртысы – 3,5 мең – көтелмәгән авыруларга килгән, шул санда 39 инфаркт һәм 171 инсульт. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1094 тапкыр чыктылар.  Юл-транспорт һәлакәтләренә ашыгыч ярдәм машиналары 36 тапкыр, янгыннарга – 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга медиклар 120 тапкыр чыктылар. Шулай ук җәмәгать урыннарында ярдәм күрсәтү өчен 1649 чакырулар үтәлде. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International