Бүген төнге 2 сәг. 39 мин. Сарман – Яр Чаллы а/ю 4 километрында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм Газель автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Әлмәт медсанчастенә урнаштырылдылар. Гадәттән тыш хәл урынына Сарман АМЯ бригадасы чыкты.