Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре чикләрендә Лениногорск үзәк хастаханәсенә килеп китте. Анда капиталь ремонттан соң балалар стационары ачылды.
Балалар хастаханәсенең стационарында 5 бүлекнең икесе – районара үзәкләр: балалар хирургиясе бүлеге һәм реанимация бүлеге. Районара бүлекләр Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышның 8 районы балаларына тәүлек буе сузылган ашыгыч һәм планлы ярдәм күрсәтәләр. Ел саен монда стационар дәвалауны 4 мең пациент ала.
Илдар Халиковны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары белән авыручылар өчен кан тамырлары үзәгенең төзелеше барышы белән таныштырдылар (объектның төзелеше 2016 елның маенда башланды).
ТР Президенты матбугат хезмәтенең материаллары буенча