Базарлы Матакта гиподинамияне профилактикалау буенча акция узды

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Гиподинамияне  профилактикалау буенча ункөнлек чикләрендә Базарлы Матак саласының үзәк паркында Базарлы Матак РҮХнең баш табиб урынбасары Эллада Плаксина салада яшәүчеләргә гиподинамия нәрсә ул, бу авыру нинди куркынычлык китерә һәм дөрес яшәү рәвеше турында сөйләде. Аннан соң РҮХ хезмәткәрләре паркта ял итүчеләр өчен флешмоб оештырдылар. Хастаханә хезмәткәрләре гиподинамиядән  ничек сакланып калырга дигән белешмәлекләр тараттылар. Кинооешманың хезмәткәрләре үз чиратларында салада яшәүчеләр өчен ачык һавада «Сердце-неутомимый насос» дигән прфилактик фильм карауны оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International