Казан дәүләт медицина университетына Япония премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава башлыгында Япония делегациясе килеп китте.
Кунакларга, халыкара бәйләнешләргә аерым игътибар биреп, КДМУ эшчәнлеге, тарихы һәм казанышлары турында, шулай ук КДМУ галимнәре шөгыльләнүче иң перспективлы фәнни һәм инновацион эшкәртүләр турында сөйләделәр.