Бүген Татарстан ММЧ җитәкчеләре һәм баш мөхәрирләре Иннополис шәһәрендә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең Медицина үзәгенә килеп киттеләр.
РКХ баш табибы Р.Ф.Гайфуллин һәм ТР ССМ медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Р.А.Бодрова дәвалау-реабилитацияләү үзәгенең мөмкинлекләре һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, шулай ук ашыгыч ярдәм бүлегенең эше белән таныштырдылар.
Медүзәкнең җитәкчесе А.В. Багаутдинов пациентларга медицина ярдәме ничек күрсәтелә, атап әйткәндә пациентлар диагностиканың, дәвалауның бөтен этапларын ничек узалар, һәм кирәкле реабилитацияне ничек алалар җентекләп сөйләде.