РКХдә кан тамырына керү функциясен төзәтү буенча алым эшләп чыгарылды

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанда 1500 артык терминаль бөер кимчелеге белән пациент программлы гемодиализда тора.

Тормышка өмет биргән процедураны уздыру эшләүче кан тамырларына керүдән башка мөмкин түгел (шул кан тамырлары аша «Ясалма бөер» аппараты тоташтырыла). Ләкин кан тамырына керү чикләнгән – төрле өзлегүләр аның какшап торуына китерә ала.

РКХнең кан тамырлары хирургия бүлегендә аневризматик трансформация вакытында кан тамырына керү функциясен төзәтү буенча алым эшләп чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International