Түбән Камада турыдан-туры трамвай вагонында үз сәламәтлегеңне тикшерергә мөмкин булды – узган елда җибәрелгән бу проект зур популярлыкны алды. Бүген дә трамвай вагонында пассажирларны кондукторлар түгел, ә Медицина профилактикасы үзәгенең һәм Түбән Кама районы үзәк күп профильле хастаханәсенең белгечләре көттеләр. Аларның инициативасы буенча Түбән Камада шулай ук тәртипле рәвештә «Үз сәламәтлегеңне тикшер» дигән акцияләр уза. Бөтен чаралар «Синең сәламәтлегең, Түбән Кама» муниципаль программасы чикләрендә үткәреләләр.