Татарстанда соңгы 5 ел эчендә күзәтелүче халыкның табигый артуы хәрәкәте күбесендә үлем санының кимүе исәбенә тәэмин ителә. Агымдагы елның 7 ай эчендә республикада 2015 елның охшаш чорына караганда 1906 кешегә азрак үлде. Моның турында бүген «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр итте.
Адел Вафин сүзләре буенча, соңгы биш ел дәвамында республикада халыкның табигый артуы күзәтелә. Ул 2015 елның нәтиҗәсендә 1000 кешегә +2,7 тәшкил итте. Туган балалар саны 57 меңгә якын тәшкил итте. Ул 2014 елга караганда 209 кешегә артыграк. «Бу күрсәткеч буенча Идел буе округында без беренче», – дип Адел Вафин басым ясады.
Министр хәбәр иткәнче, 2016 елның гыйнварыннан башлап июльгә кадәр республикада 32 351 бала туды, ул узган елның охшаш чорына караганда 173 балага азрак. Шуның белән бергә халыкның табигый артуы 1000 кешегә плюс 2,8 тәшкил итте. Узган елның охшаш чорында күрсәткеч 1000 кешегә плюс 2 тәшкил иткән иде.
«Татар-информ» МА