Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 8 меңнән артык чакыру үтәде

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

8 августтан башлап 14нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8040 чакыру үтәде.

Чакыруларның күбесе – 6153 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 159 инсульт һәм 41 инфаркт. Җәмәгать  урыннарына 1691 чакыру булды. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм табиблары 1180 тапкыр чыктылар, аларның 59 – ЮТҺнә, анда 58 кеше зыян күрде, аларның икесе үлде. Янгыннарга ашыгыч ярдәм хезмәте 21 тапкыр чыкты. Бала табуларга 108 чакыру керде.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 35кә артты (авырулар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча 1гә,  көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә артты. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә  мөрәҗәгать итү саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 18гә,  янгыннар буенча – 2гә, бала табу буенча – 12гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 5кә кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International