Федераль льготникларның күбесе гарантияләнгән түләүсез дәвалауны яхшырак таптылар.
Татарстанда шушы елда дару тәэминаты бүлегендә социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартучылар саны кимеде. Кыйммәтле даруларны түләүсез тәэмин итүгә хокуклары булучы Татарстанның федераль льготникларының кубесе 766,55 сумлы акчалата түләүгә караганда гарантияләнгән дәвалауны яхшырак таптылар. Моның турында «Татар-информ» МАда бүген булган пресс-конференциянең катнашучылары сөйләделәр.