2016 елның 22 августыннан башлап 28нә кадәр Казан шәһ. ашыгыч медицина ярдәме 7991 чакыру үтәде. Җәмәгать урыннарына 1514 чакыру керде.
Чакыруларның күбесе – 6225 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 183 инсульт һәм 33 миокард инфаркты. Бала табуларга ашыгыч ярдәме табиблары 115 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1015 тапкыр чыкты, шул санда ЮТҺ – 54 тапкыр, анда 50 кеше зыян күрде, аларның 25 кешесе медицина оешмаларына тапшырылды һәм 3 кешесе ЮТҺ нәтиҗәсендә үлделәр. Янгыннарга Казан АМЯС медиклары 19 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 300гә кимеде (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Мөрәҗәгать итү саны инсультлар буенча – 16га, бала табу буенча – 15кә артты. Мөрәҗәгать итү саны янгыннар буенча – 4кә, миокардның көчле инфарктлары буенча – 13кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 254кә кимеде.
сегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.