Балык Бистәсе районының Полянка саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А.Зарипова, Балык Бистәсе муниципаль районының башлыгы И.Г. Валеев, ТР ССМ метрологик һәм техник тикшерү бүлегенең башлыгы А.Д. Нәбиуллин, «Балык Бистәсе РҮХ» ДАССОның баш табибы М.Р.Китаев, Полянка саласы башлыгы Х.Ф.Хашимов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең (БСП ТРБ) Региональ сәяси советының әгъзасы, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы И.Х.Зиннуров, медицина хезмәткәрләре һәм җирле халык катнаштылар.