Бугенге көнгә 2 меңгә якын Түбән Камада яшәүчеләр грипптан прививка ясаттылар, – моның турында Түбән Кама районының Сәламәтлек саклау идарәсендә узган пресс-конференциядә хәбәр иттеләр. Грипптан сакланган кешеләр санында – Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчеләре, шулай ук дәвалау оешмаларының баш табиблары. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре вакцинацияне бүген уздылар.