Бүген Казанда (Modern Engineering Systems - MES) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында инженер системалары» дигән X юбилей халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Конференция чикләрендә Регионара клиник-диагкостика үзәге һәм «КАЗАН ЭКСПО» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә тантаналы кул кую булачак һәм яңа проектка (медицина чараларының кластеры) старт биреләчәк.
MES – ул эксплуатацияләү хезмәтләре, проектлар төзү институтлары һәм эшләп чыгаручылар өчен политематик информацион мәйданчык. Конференциянең төп максаты – җәмәгать биналарын проектлаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм юнәлешләр турында фикер алышу.