Бүген Аксубай районына эшлекле сәфәр кысаларында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Александр Гусевның район үзәк хастаханәсе белән танышуы көтелә. Кунакны республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин озатып йөриячәк.
Аксубай үзәк район хастаханәсендә капиталь төзәтү эшләре башкарыла. Хирургия һәм кабул итү бүлекләре, терапия бүлеге урнашкан бинасының беренче каты, ашау бүлмәсе, сырхауханә бинасы, кичектергесез ярдәм станциясе төзәтелә. Операция-реанимация бүлеге тулысынча яңача җиһазландырыла. Шулай ук хастаханә урнашкан территория дә төзекләндерелә.