Яңа ел бәйрәмнәрендә Республика клиник балалар хастаханәсенә авыр хәлдә 7 сабый яткырылган

2011 елның 11 гыйнвары, сишәмбе
Бәйрәм көннәрендә Республика балалар клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегенә кичектергесез ярдәм итүне сорап 836 кеше мөрәҗәгать иткән. Хастаханәгә 272 бала яткырылган.
Клиниканың реанимация-консультация үзәгендә 16-18 очракта читтән торып консультация бирелә. Бу вакыт эчендә клиника табиблары авыручылар янына 33 тапкыр барган. Шулар арасында 15кә якын чакыру республика районнарыннан килгән.
Хастаханәнең реанимация бүлекләренә авыр хәлдә 18 пациент, шул исәптән 7 яңа туган бала яткырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International