Алдангы мәгълүматлар буенча, Түбән Кама шәһәрендә янгын нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 3 зыян күргән кеше бит һәм кул пешерүләре белән Яр Чаллы шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ДАССОның Пешерүләр үзәгенә тапшырылды. Республика клиник хастаханәсенең Пешерүләр үзәге белгечләре видеоэлемтә тәртибендә эшкә кушылдылар. Пациентлар хәлләре тотрыклы булып билгеләнә. Тагын 1 зыян күргән кеше баш мие селкенүгә шик белән уртача авыр хәлдә «Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсе» ДАССОна урнаштырылды. Зыян күргәннәргә ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә. Янгын урынында Түбән Кама шәһәренең 3 АМЯ бригадасыярдәм күрсәтте.