Бүген 11 сәг.40 мин. Әлмәт районында Казан – Оренбург трассасында ЮТҺ булды. Җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 кеше ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булды. Бер кеше авыр хәлдә һәм ике кеше уртача авыр хәлдә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Әлмәт ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты.