Бүген 13сәг.30 мин. Югары Ослан районында, М-7 трассасында «Казан – Буа – Ульяновск» Р-241 автоюлыннан борылышта ЮТҺ булды. «Хайгер» пассажир автобусының кюветка аударылу нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, балалар юк. Салонда 23 кеше булды. 6 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә 12нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Югары Ослан ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы һәм Республика һәлакәтләр медицина үзәгенең табиблар бригадасы чыктылар.