Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8 меңнән артык чакыру үтәде

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 14 ноябреннән башлап 21нә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8085 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1087 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6356 – төрле авыруларга, шул санда 169 инсультка һәм 57 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 103 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 989 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 31 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 28 кеше зыян күрде, алардан 12 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. 2 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 24 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 464кә кимеде (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә).   Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 8гә,  инсультлар буенча – 19га кимеде.  Чакырулар саны  янгыннар буенча –  11гә, инфарктлар буенча – 16га, бала табулар буенча 4кә  артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 98гә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International