Әгерҗе районында ЮТҺ

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Әгерҗе районында, Тирсә саласы янында, ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә 5кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк иде. ЮТҺ нәтиҗәсендә ике кеше ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булды. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырылды, бер зыян күргән кеше кәнәгатьләндерерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә юнәлдерелде. ЮТҺ урынына Әгерҗе ҮРХнең  2  фельдшер бригадасы чыкты.                                                                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International