Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы: «Казанда ашыгыч медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итү саны соңгы еллар дәвамында югары дәрәҗәдә калып тора»
2017 елның 15 феврале, чәршәмбе
Бүген Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә ел саен була торган медицина советы узды. Анда 2016 ел эчендә Станциянең эш йомгакларын ясадылар һәм иң якындагы елга эшчәнлекнең приоритетлы юнәлешләрен билгеләделәр.