Күкрәкнең яман шешен профилартикалау буенча акция Әлмәттә узачак

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 18 февралендә Әлмәт шәһ. «Западный» СҮдә 10.00 сәг. башлап 16.00 кадәр «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүматый кампаниясе чикләрендә «Әлмәт күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция булачак. Әлмәттә торучы хатын-кызларга онколог-маммолог табибының  консультациясен алырга, түләүсез тикшерүне узарга һәм онкологик авырулар турында күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Исегезгә төшерик, узган елда шундый акциядә катнашучы 560 хатын-кызның сөт бизләренең 88 төрле патологиясе ачыкланды, алар арасында тире яман шешенә 1 шик һәм  сөт бизе яман шешенә 6 шик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International