«Милли онкологик программа концепцияләре. Федераль һәм региональ компонентлар» дигән координацион киңәшмә Казанда узачак

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт медицина академиясендә иртәгә «Милли онкологик программа концепцияләре. Федераль һәм региональ компонентлар» дигән координацион киңәшмә булачак. Киңәшмәдә Идел буе федераль округында онкологик ярдәмнең хәле, милли онкологик программалар, онкологик  пациентларны дару терапиясе белән тәэмин итүдә инновацион алымнар, халыкка онкологик ярдәмне камилләштерү һ.б. турында фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International