Үзган елда Түбән Камада торучы 123 кешегә колоректаль рак диагнозын куйдылар. Бүген моның турында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин белдерде. Ул Түбән Кама районы онкология хезмәте эшенең йомгакларын ясады. Исегезгә төшерик, 2016 ел онкологик авырулар белән көрәшүнең химаясендә узды.