Түбән Кама «Россиянең чангы юлы-2017» масштаблы проектына кушылды. Түбән Камада масса-күләм стартлар өчен төп мәйданчык «Батыр» БЯСМ территориясе булды. Иң көчлеләрнең чабу арасы кызлар өчен 3 км тәшкил итте, ирләр өчен – 5 км. Билгеләргә кирәк, ГТО нормаларын бирү дә бер ук вакытта узды.