Бөек галим, күренекле оештыручы һәм бик яхшы клиницист, безнең якташ Владимир Михаил улы Бехтеревның 160-еллык юбилеена туры китерелгән «Неврология атнасы Казанда-2017» дигән нейрофорум Казанда уңышлы узды һәм өч уникаль чараны берләштерде: яшь галимнәрнең «Неврология киләчәге» дигән Бөтенроссия фәнни конференциясен, «Бехтерев укулары» дигән III Бөтенроссия конференциясен, неврология буенча III Бөтенроссия студентлар олимпиадасын.