Конференция ачылышында әлеге институтның президенты Пан Гуй Цзюань чыгыш ясар дип көтелә. Җыенда бу институт вәкилләреннән тыш, Кытай медицинасының Хэйлунзян фармацевтика университетыннан Ю Жи Минның катнашуы көтелә.
Фәнни форумда традицион медицина өлкәсендә Россия һәм Кытай белгечләренең фәнни-гамәли потенциалын үстерү һәм аннан файдалану юллары каралачак, дип хәбәр итә Казан медицина академиясе матбугат хезмәте.