Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Бөтенрусия офтальмология конференциясе
2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Казанда “Офтальмологиядә яңа технологияләр” дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге традицион медицина конференциясендә быел Татарстанның төрле шәһәрләреннән 300 дән артык табиб-офтальмолог һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 100 гә якын кунак катнаша.
Әлеге чараның әһәмияте елдан-ел арта бара. Бу, барыннан да элек, офтальмологиянең үсеше, күз авыруларын дәвалауда яңа методикалар барлыкка килү, шулай ук Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы галим-офтальмологларын җәлеп итеп актуаль темалар буенча фикер алышуга бәйле. Конференциянең төп максаты – уртак тырышлык белән авыр нәтиҗәләргә (сукыраюга кадәр) китерүче куркыныч күз авыруларына каршы көрәштә югары нәтиҗәләргә ирешү. Моңарчы үткәрелгән конференцияләрнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, белгечләр куелган максатларга акрынлап ирешә.
Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы – республиканың баш офтальмологы Айдар Әмировның сүзләренә караганда, Татарстанда глаукомага ясалган операцияләр саны кимегән. Кешеләр күбрәк дарулар белән дәвалана башлаган.
Быел мөгез катлауны күчереп утыртуга бәйле операцияләр саны арткан. Узган ел шундый 30 операция ясалса, быел аларның санын 80 гә җиткерү күздә тотыла.
Быелның гыйнварында Татарстан белгечләре ике яңа аппаратка - өч дулкынлы лазер (шикәр диабеты, глаукома, икенчел катаракта белән авыручыларны дәвалау өчен) һәм компьютер томографына (челтәр катлау һәм күрү нервындагы үзгәрешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә) ия булган.
Сүз уңаеннан, республикада халыкка офтальмология ярдәме шәһәр һәм ведомство хастаханәләрендәге 120 кабинетта һәм 5 шәхси клиникада күрсәтелә. Республикада барлыгы 260 табиб-офтальмолог эшли, шуларның 62 се – шәхси клиникаларда.
Конференция кысаларында шулай ук Россия һәм чит илләрнең иң эре фирмаларында җитештерелгән офтальмология җиһазлары һәм дарулар күргәзмәсе эшли.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Яшел Үзәннән алтын һәм көмеш: студент кыз һәм мәктәп укучысы Төмәндә җиңү яулады
«Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә уздырыла.
KazanForum мәйданчыгында медицина учреждениеләренең хезмәттәшлеге турында меморандумнарга имза куелды
Тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.
Сәламәтлек саклау министрлыгында Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы командалары жирәбәсе узды
Ярышлар программасында – мини-футбол, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, аркан тартышу, домино һәм киберспорт.
Академик Александр Савицкий исемендәге премиягә конкурс эшләре кабул ителә башлады
Сайлап алуда югары һәм урта звено медицина белгечләре, дәвалау-профилактика учреждениеләре, иҗтимагый һәм пациент оешмалары вәкилләре катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз