Бөтендөнья сәламәтлек көне

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Сәламәтлек көне ел саен төрле темаларга багышлана һәм шул юнәлештә кызыклы, файдалы чаралар башкарыла. Әйтик, 2010 елда Бөтендөнья сәламәтлек көне урбанизация һәм сәламәтлек темасына багышланды. Ул вакытта барлык шәһәрләрдә халыкның сәламәтлеген яхшырту максатыннан төрле чаралар үткәрелде.

 

Быел Бөтендөнья сәламәтлек көне микробларга каршы көрәшүче препаратлар тәэсиренә бирелмәүгә багышлана.

Без теләсә кайсы авыруларны, шул исәптән ВИЧ/СПИДны дәвалый алучы дарулар булган заманда яшибез. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шушы даруларны киләчәк буынга җиткерү буенча махсус проект башкарырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International