"Ак чәчәкләр" конкурсына старт бирелде

2011 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов «Ел табибы — Ак чәчәкләр» республика бәйгесенә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Билгеле булганча, быел бәйге дүртенче тапкыр оештырыла. Аның җиңүчеләре арасында сәламәтлек саклау учреждение җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, шушы тармакның ветераннары һәм башкалар бар. Ел саен төп җиңүчегә автомобиль тапшырылуы да традициягә әверелде. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы исә июнь аенда, Медицина хезмәткәре көне алдыннан узачак.

«Ел табибы — Ак чәчәкләр-2011» бәйгесе «Елның медицина учреждениесы», «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы (Минем зур гаиләм)», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль вакыйга» һәм «Ел табибы» номинацияләрендә оештырыла. «Сәламәтлек саклау легендасы»ннан кала һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министры каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан тавыш бирү аша билгеләнер дип көтелә. Җиңүчене билгеләндә, быел интернет аша тавыш бирү дә зур роль уйнаячак. Тавыш бирүне министрлыкның рәсми сайтына башкарып булачак.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең хезмәтләре Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6нчы йорт адресы буенча Сәламәтлек саклау министрының кадрлар бүлегендә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны (843) 231 79 17, 231 79 18 телефон номерлары аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International