Сакланыгыз!

2011 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында җенси юл аша ВИЧ-инфекция ияртүчеләр саны арта. 2010 ел нәтиҗәләре буенча, тиешле саклану чаралары күрелмәү сәбәпле, җенси юл аша 630 кеше чир йоктырган. Шуларның 224е — Казанда яши.

 ВИЧ-инфекцияне ияртүне кисәтү максатыннан 1 апрельдән Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан мэриясе белән берлектә махсус социаль реклама оештырды. Башкала урамнарында ВИЧ-инфекция йоктыруны кисәтүче 10 баннер урнаштырылды. Алар татар һәм рус теллләрендә язылган.

Үзләренең чир йоктыруында шикләнүчеләрне яшәү урыны буенча сырхауханәдә яисә Казан, Вишневский урамы, 2А адресы буенча урнашкан СПИД үзәгендә тикшерү узарга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International