Яр Чаллыда КРВЙ һәм грипп авырулары санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 18% түбәнрәк. 2017 елның 13 февраленнән башлап 19на кадәр КРВЙ белән барысы 5866 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның КРВЙ белән авыру 4686 очрагы шушы чор эчендә 14кә кадәр яшьтәге балаларда билгеләнде. Узган атнада грипп 10 кешедә, шул санда 5 балада, лабораториядә расланды.