Бүген 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенә эш визиты белән Мурманск өлкәсенең делегациясе килеп китте. Делегация составында килделәр: Мончегорск үзәк район хастаханәсе (Мончегорск шәһ.) баш табибы Сергей Леонид улы Лялюшкин, Оленегорск үзәк шәһәр хастаханәсе Эдуард Николай улы Гончаров, П.А.Баяндин исемендәге Мурманск өлкә клиник хастаханәсе хезмәткәрләре.