Бүген Чистайда 2016 ел эчендә Чистай үзәк район хастаханәсенең эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утарышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.И. Иванов, Чистай шәһәр прокуратурасы прокуроры С.Б. Егоров, шулай ук районның сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар.