Бүген Казанның сәүдә йортларының берсендә күкрәк яман шешенең иртә диагностикасы буенча #мин уздым (#япрошла) социаль акциясе узды. Акциядә 560 кеше катнашты, сөт бизләренең 50 төрле патологиясе, күкрәкнең яман шешенә 5 шик ачыкланды. Шушы хатын-кызлар өстәмә тикшерүгә һәм диагнозга аныклык кертүгә җибәрелделәр.