Түбән Камада «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең 500 артык кеше катнашкан II (региональ) этабы узды. Аларга күп сынаулар узарга туры килде: гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү, 25 һәм 50 метрга йөзү, көч гимнастикасы, пневматик винтовкадан ату һәм чангыда йөгерү. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең нәтиҗәләре буенча предприятиеләр һәм оешмалар арасында Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең командасы икенче урын алды.