Татарстанда туберкулез профилактикасы буенча ункөнлек уза

2017 елның 14 марты, сишәмбе

2017 елның 13 мартыннан башлап 22нә кадәр Татарстанда туберкулез профилактикасы буенча ункөнлек уза. Ул ел саен 24 мартта билгеләнгән Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә туры китерелгән.  Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне 1982 елдан башлап Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара туберкулез һәм үпкә авырулары белән көрәшү союзы инициативалары буенча билгеләнә. 1998 елдан башлап бу көн БМОның рәсми булышлыгын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International