Бүген Республика клиник хастаханәсенә Саха Республикасы (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе килеп китте. Делегация составында РС Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчеләре һәм ведомствоның үзәк район хастаханәләренең баш табиблары килделәр. Җитәкчеләр Казанга «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау» дигән 17нче Халыкара симпозиумында һәм 18нче Халыкара махсуслаштырылган «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» күргәзмәсендә катнашу өчен, шулай ук энергосервис контрактларын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча һәм энергия саклау буенча гамәлгә ашырылган пректлар буенча тәҗрибә белән алмашу максатында килделәр.