Бүген Саха Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе «Дуслык сырхауханәсе. Татарстан стандарты» дигән проектны гамәлгә ашыруның пилот мәйданчыгы булган Казан шәһ. 18нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә килеп китте. Делегация табиблар-участок терапевтлары, дежур табиблар һәм өйгә чакыруларны хезмәт итү буенча мобиль бригадалар эше белән танышты.