«Татнефть» ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә районара киңәшмәсе булды. Анда 2016 елда Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш регионының халкына югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр. Киңәшмә эшендә катнаштылар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлеге башлыгы Николай Илюхин, шулай ук ТР көньяк-көнчыгыш медоешмаларының баш табиблары һәм урынбасарлары, кардиологлар, ЮМЯ-үзәкләре өчен җаваплы белгечләр.