2017 елның 13мартыннан башлап 19на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8173 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1128 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6462– төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 47 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 85 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 928 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 36тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде. 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 19 тапкыр чыкты.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 135кә артты(авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 5кә, инфарктлар буенча – 14кә, инсультлар буенча – 19га артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 1гә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 149 артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.