Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «2016 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы медицина оешмаларында хезмәт саклауның хәле» темасына видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе узды. Анда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга медицина оешмалары эшенең төп юнәлешләрен билгеләделәр.