Казанда Бөтенроссия дисциплинарара фәнни-гамәли «Бавыр фиброзы һәм стеатозы – хәзерге заман гепатология мәсьәләсе. Диагностика һәм дәвалау» дигән конференция узды. Конференциядә бавыр фиброзын һәм стеатозын диагностикалауның һәм дәвалауның мөмкин вариантларын, дәвамлы «В» гепатитны, бавырның алкогольле авыруын дәвалауга хәзерге заман карашларны һ.б. карап тикшерделәр.