Татарстан Республикасында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» республика хәйрия акциясе чикләрендә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең күчмә бригадасы белгечләре Олы Шәмәк салаласының өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен Интернат-йорты карамагындагы кешеләрне тирәнтен карап тикшерү уздырдылар. Күчмә бригадасы составына түбәндәге табиблар керде: невролог, хирург, окулист, стоматолог, терапевт, лаборантлар. Барысы 45 кеше тикшерелде.