Бер көн элек 16 сәг.10 мин. Югары Ослан районында, Казан – Ульяновск трассасында, Майдан торак пункты янында ЮТҺ булды.
3 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күрде, шул санда 3 бала (2009, 2011, 2016 елларда туган). Шул санда 3 өлкән кеше АМЯ килгәнче ЮТҺ урынында вафат булды.
ЮТҺ урынына Югары Ослан медицина ярдәме станциясенең 2 фельдшер бригадасы һәм Апас районы медицина ярдәме станциясенең 1 фельдшер бригадасы чыкты. Өч зыян күргән кеше, шул санда 2 бала (2009, 2011е.т.) авыр хәлдә һәм өлкән кеше бик авыр хәлдә Югары Ослан ҮРХ китерелде,анда ир кеше вафат булды. Бер баланы (2011 е.т.) БРКХнә күчерделәр, аның хәле авыр дип билгеләнә. Икенче баланы (2009е.т.) шулай ук БРКХнә күчерүгә әзерлиләр.
Бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә 12нче номерлы шәһәр хастаханәсенә китерелде.
Ике өлкән кеше һәм 2016 елда туган бала бер юлдан бара торган машинада АМЯ килгәнче Апас ҮРХнә китте. Бала бик авыр хәлдә Апас ҮРХнә килеп җиткәнче үлде. Өлкән кешеләр җиңел дәрәҗәдәге хәлдә карап тикшерүдән һәм медицина ярдәмен күрсәтүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелделәр.
Зыян күргән кешеләргә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.